news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы “Рус олысы” атамасын кайсы очракта кулланырга кирәклеген аңлатты

Тәймур Галимов бу темага карата сөйләшүләр бары тик әле эзләнү процессында гына булуын әйтте.

Тарихчы “Рус олысы” атамасын кайсы очракта кулланырга кирәклеген аңлатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Тәймур Галимов “Рус олысы” дигән төшенчәне кайсы очракта атарга кирәклегенә ачыклык кертте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумы утырышында сөйләде.

“Рус олысы – Алтын Урданың Россия территориясенә булган хакимлек итү процессларының исеме икәнен онытмаска кирәк, без галимнәр белән киңәшләшеп, шул атаманы кулланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек”, - диде ул.

Тарихчы “Рус олысы” чорын ничек исемләргә кирәк дигән бәхәсләрнең дә тынмаганын әйтте. “Кемдер монгол чоры, шуннан соң империя чоры булган дип сөйли. Шуңа күрә галимнәр белән аерым конференциягә җыелышырга булдык, әлегә төгәл вакытын әйтә алмыйм”, - диде ул.

“Ягъни Төньяк-көнчыгыш Русь белән Алтын Урда арасында булган мөнәсәбәтләрне “Рус олысы” дип атарга кирәк дип уйлыйм”, - дип сөйләде Тәймур Галимов.

“Хәзерге вакытта Алтын Урда хакимлеге, бәйлелек дип әйтү дөресме-юкмы, шул хакта бәхәс бара. Бу темага карата сөйләшүләр бары тик әле эзләнү процессында гына, ягъни бу тема әле алга таба үстерелә”, - дип сөйләде тарихчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100