news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы: Рейхстагка Җиңү байрагын урнаштырган Григорий Булатов татар булырга мөмкин

Кайбер тарихчылар фикеренчә, 1945 елда Берлиндагы рейхстагка Җиңү байрагын Михаил Егоров һәм Мелитон Кантариягә караганда алданрак Григорий Булатов исемле кеше урнаштырган булуы ихтимал.

Тарихчы: Рейхстагка Җиңү байрагын урнаштырган Григорий Булатов татар булырга мөмкин
Булат Хәмидуллин

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Җиңү байрагын Берлинда рейхстаг бинасына урнаштырган Григорий Булатов кунгур татары яки керәшен татары булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире Булат Хәмидуллин әйтте. Тулырак «Интертат» сайтында укырга була.

«Хәрби документларда Григорий Булатов рус егете булып теркәлгән. Әмма аның кунгур татары яки керәшен татары булуы мөмкин дигән фаразыбыз бар, чөнки Булатов — татар фамилиясе. Казахстанда Григорий Булатов турында төгәл итеп татар, диләр», — дип сөйләде Булат Хәмидуллин. 

Галим Булатовның Пермь һәм кунгур татарлары булган җирлекләрдә яшәгәнен ассызыклады. «Булатов Свердловск өлкәсенең Черкасово авылында туган, Ул — кунгур татарлары яшәгән төбәк. Григорий Булатов Пермь татарлары, кунгур татарлары булган җирләрдә яшәгән», — ди ул.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшен татарларының һәм нагайбәкләрның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәмәдиева Булатовның керәшен татарлары исемлегендә булуын әйтте.

«Григорий Булатов керәшен татарлары исемлегендә санала. Ул вакытта күбесенең милләтен рус дип язганнар. Татарстан солдатлары үзләрен татар дип язганнар, ә Россиядә яшәүчеләрне рус буларак теркәгәннәр», — ди ул.

Рәсми тарих буенча, 1945 елда рейхстагка Җиңү байрагын Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария кадаган дип санала. Әмма күп кенә тарихчылар чынлыкта рейхстагка Җиңү байрагын Башкортстаннан Мишкә районы татары Гази Заһитов (Маков төркеме), Григорий Булатов алданрак кадаган дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100