Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихчы Радик Исхаков: Сан ягыннан күп булганда гына без сорый һәм таләп итә алабыз
Тарихчы җанисәп вакытында беренче урында татар телен күрсәтергә өндәде.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү бүлеге мөдире Радик Исхаков фикеренчә, сан ягыннан күп булганда, халык сорый һәм таләп итә ала.
«Җанисәп безнең өчен бик мөһим. Татарларның күпме булуын, кайда яшәвен, телне ни дәрәҗәдә әйбәт белүне аңларга кирәк. Ихтыяҗларга килгәндә, сан ягыннан күп булганда гына без сорый һәм таләп итә алабыз. Хәзер без икенче урында торабыз. Халыкны бүлгәләү, юкка чыгуга гына китерә, соңыннан тел юкка чыга. Тарихи яктан, ул төркемнәрнең тамыры, тарихы бер. Фәнни яктан сораулар юк, сәясәт — икенче эш», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Тарихчы татар дип язылырга һәм беренче урында татар телен күрсәтергә өндәде.
«Телне беренче урында күрсәтүнең дә мәгънәсе бар. Татар кешесе беренче урынга рус телен куйса, әйбәт күренеш булмас. Үзебезнең тамырлар, мәдәният турында онытмаска кирәк. Татарларның горурланырлык мирасы бар. Тел югала дигәндә тарихи истәлек зур роль уйный. Татарлар — тирән традицияле, мәдәниятле, белемле халык», — ди тарихчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз