news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Нурулла Гариф: Татар конгрессы сәяси оешма түгел

Татарны яклауда, саклауда, ниндидер сәяси вәзгыятьләрдә конгресстан артыгын өмет итеп булмый, ди галим.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Милләтне яклауда һәм саклауда татар конгрессыннан артыгын өмет итеп булмый. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә тарих фәннәре кандидаты, язучы, укытучы Нурулла Гариф белдерде.
 
“Татар конгрессы, үзгәреш, азмы-күпме демократия булган заманнарда, чит өлкәләрдә калып, дистә еллар буе милли хокукларыннан файдалана алмаган татарларны тынычландырыр өчен, аларга булышчы орган буларак оештырылды дип саныйм, - ди Нурулла Гариф. - Ул сәяси оешма түгел. Шул сәбәпле татарны яклауда, саклауда, ниндидер сәяси вәзгыятьләрдә аннан артыгын өмет итеп булмый. Татар конгрессын, җыр-биюләр, Сабан туйлары оештыру белән генә шөгыльләнә дип тәнкыйтьлиләр. Алар шуннан ары уза да алмый, монысы өчен генә булса да рәхмәт әйтергә кирәк”.
 
Шулай ук, Нурулла Гариф Татарстан Хөкүмәте дә, татар халкын, Татарстанның дәүләт институтларын Мәскәүдән узып яклый алмады, дигән фикердә тора.
 
“Дәүләт җитәкчеләре күп нәрсәне эшләмәде. Вакыт агышында, үзеннән-үзе хәл ителер дип уйлады. Шул сәбәпле татар халкының потенциалы, мөмкинлекләре (тел, мәгариф, мәдәният һ.б.) соңгы елларда бик кысрыкланды. Бу уңышсызлыкларның бер өлеше татар конгрессына да аударыла. Мәскәү тарафыннан, татар халкы, Татарстан дәүләтчелегенә каршы булган һөҗүмне кайтаруда Татар конгрессы тарафыннан ризасызлык, яки төрле белдерүләр кабул ителсә, төбәкләрдән ризасызлык хатлары Мәскәүгә агылса, шушы ук уңайдан, Татарстанның Язучылар берлеге, журналистлар һәм башка берлекләрдән бердәм булып, җавап бирелсә, бәлкем хокуларыбызны яклау җиңелрәк булыр иде. Татар конгрессының иске җитәкчесе яңача эшли алмас инде, шул сәбәпле сәхнәгә яңа уй-фикерле булган кешеләр килсен иде”, - ди Нурулла Гариф.
 
Мәгълүм булганча, 2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, чакырылган кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100