Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихчы Лилия Байбулатова: Риза Фәхретдин үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган
Галимә Ризаэтдин Фәхретдиннең милләтенә ачыклау максатыннан татарлар белән башкортлар арасында барган бәхәсләшүне урынсыз дип саный.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Риза Фәхретдин үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган, ә Россия мөселманы, яисә төрки дип әйткән. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Байбулатова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Татарлар Ризаэтдин Фәхретдинне татар дип, башкортлар башкорт дип әйтә. Бәхәс күптән бара. Минемчә, ул Ризаэтдин Фәхретдиннең уникаль шәхес булуы һәм аның мирасы башкортларга да, татарларга да каравы аркасында килеп чыккан. Ул үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган, ә Россия мөселманы, яисә төрки дип әйткән. Ул хезмәтләрендә дә барыбызны төркиләр дип атаган», - диде Лилия Байбулатова.
Лилия Байбулатова сүзләренчә, башкорт галиме Фәнил Байышев Ризаэтдин Фәхретдиннең милләтенә карата бәхәсне ясалма рәвештә оештырылган процесс дип атаган. Галимнәр ул турыда бәхәсләшүне урынсыз дип саный, чөнки тарихи фактлар бар. Р.Фәхретдин үзе төзегән шәҗәрәсендә Юлдаш исемле бабасын күрсәтә. Ул чукындыру башлангач, Зәй өязеннән Самара губернасының Бөгелмə өязенə караган Кичү Чаты авылына күченеп китә. Ризаэтдин Фәхретдин шунда дөньяга килә.
«Башкортлар 1899 елда төзелгән формулярга басым ясый. Ризаэтдин Фәхретдин ул вакытта диния нәзарәтендә казый булып эшли. Аның сословиесе "башкорт типтәре" дип язылган. Монда күбрәк сословие сүзенә игътибар бирергә кирәк, чөнки социаль статус милләтне аңлатмый», — диде Лилия Байбулатова.
Бөек шәхеснең мирасын татарлар да, башкортлар да үз итәсе килә, ләкин барлык төрки милләтләр өчен иҗат иткән Риза Фәхретдиннең үз фикерен дә исәпкә алырга кирәк. «Аның өчен милләт мөһим булмаган. Ул бары тик дингә һәм мәдәнияткә игътибар биргән», — диде галимә.
Ризаэтдин Фәхретдин (1859 — 1936) — мәгърифәтче, язучы, шәрык белгече, дин әһелею 1922-1936 елларда Үзәк диния нәзарәте мөфтие.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз