news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Камил Галиев Россиядә тарихи чыганакларның аз булуын әйтте

Ул документларны Испаниядәге Арагон регионында ничек һәм нинди шартларда сакланганын мисалда чагыштырып күрсәтте.

Тарихчы Камил Галиев Россиядә тарихи чыганакларның аз булуын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Тарихчы Камил Галиев Россиядә сакланып калган тарихи чыганакларның безнең көннәргә кадәр аз килеп җиткәнен әйтте. Үзенең мисалында ул Испаниядәге Арагон регионын китерде. Бу хакта тарихчы “Смена” мәдәни үзәгендә узган “Алтын Урда деспотизмы турында миф һәм татар сәяси традициясе” лекциясендә сөйләде.

“Мин цифрлар буенча ялгыша алам, әмма эзлеклелек якынча шул тәртиптә: XII гасырдан йөз кырыклап документ, XIII гасырдан алты йөзләп, XIV гасырдан меңгә якын документ килеп җиткән. Испаниядә Арагон дигән регион бар. Анда XIV гасыр өчен генә ничә архив документы сакланганын беләсезме? Алты миллион”, - дип белдерде тарихчы.

Камил Галиев Испаниядәге документларның озак саклану сәбәпләрен һәм шартларын әйтте. “Беренчедән, анда грамоталы кешеләр күбрәк булган. Икенчедән, шәһәр үзидарәсе үсеш алган, анда барысы да теркәп барыла. Өченчедән, биналар таштан төзелә. Шуңа күрә янгыннар сирәк була”, - диде ул. Ә Россиядән берни калмый диярлек”, - дип өстәде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100