news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев: Бөтен кешегә дә югары белемле булырга димәгән

Һәр кешенең үзенчәлекле икәнен онытмыйк, ди ул.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). "Бөтен кешегә дә югары белем алырга димәгән. Соңгы вакытта шундый бер тенденция башланып китте: бөтен кеше университетка керергә, югары белемле булырга тырыша. Ата-аналар да шуңа омтыла. Һәр кешенең үзенчәлекле икәнен онытмыйк. Шәхеснең үзенә генә хас сәләтләре була. Кемдер - техник, гамәли эшләр генә башкара ала", - диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Искәндәр Гыйләҗев. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, андыйларга югары белем кирәк тә түгел. "Алар, училище яки махсус урта белем бирә торган уку йортын тәмамлап, тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә файда китерә ала һәм үзе дә шул эштән ләззәт таба ала. Бу - абсолют", - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100