news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихчы Илнур Низамиев фикеренчә, тарихи шәхесләребезнең хаталары турында сөйләшергә кирәк

"Ул темалар ниндидер проблема булып чыкканчы, алар турында үзебез сөйләшеп, урта фикердә булуыбыз хәерле", - ди тарихчы.

Тарихчы Илнур Низамиев фикеренчә, тарихи шәхесләребезнең хаталары турында сөйләшергә кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ"). “Казан-Кремль” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияты мөдире, тарихчы Илнур Низамиев тарихи шәхесләребез җибәргән хаталар турында ачыктан-ачык әңгәмә форматында сөйләшүне кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә интервью вакытында сөйләде.

Тарихчы әйтүенчә, Ислам мәдәнияте музее белән бәйле шәхесләр турында сөйләшкәндә дә, андый четерекле мәсьәләләр килеп чыга. “Ләкин алар турында барыбер язылачак, ул темалар ниндидер проблема булып килеп чыкканчы, алар турында үзебез әйтеп, ниндидер уртак фикердә булуыбыз хәерле. Шуңа күрә ул хаталанулар турында сөйләшү кирәк дип саныйм”, - диде ул.

Шулай да, аларның хаталарын чыгарып, үзләренә исем ясаучы язучылар да бар, дип кисәтеп куя Илнур Низамиев. Шуңа күрә тарихчы ул темаларның матур әңгәмә форматында күтәрелүен хуплый. “Кычкырып, әрләшеп сөйләшү түгел, мәдәнияткә хас булганча, оппонентка хөрмәт күрсәтеп, тыныч кына сөйләшү яклы”, - дип саный ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot