Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарихчы Илнар Гарифуллин: Туган тел - ул милләтеңнең теле
«Ком сәгате» тапшыруына биргән интервьюда тарихчы Илнар Гарифуллин рус һәм башка телле татарларның да туган теле татар теле икәнен әйтте.
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин «туган тел» төшенчәсен аңламаучыларга үз шәрехләмәсен бирде. Бу хакта ул «Татарстан — Яңа гасыр» каналындагы «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.
«Туган тел — көне-төне сөйләшкән тел түгел, ә милләтеңнең теле. Җанисәп вакытында „мин күбрәк рус телендә сөйләшәм, мин кем икән?“ һ.б. типтагы сораулар туа. Син милләтеңнең телен туган телең дип язарга тиеш. Көне-төне сөйләшкән тел — икенче термин», — диде ул.
Сәясәтче гади халык милли үзаңын беләсе килгән вакытта да, иң беренче, ата-бабалары нинди фикердә булганын белергә тиеш, чөнки «милләтне абстракт документлар гына түгел, ә сиземләү дә формалаштыра» дип саный. «Шуңа күрә дә без, мисал өчен, Александр Пушкинны африкалы дип әйтә алмыйбыз. Ул рус шагыйре, үзен рус дип санаган, гәрчә тамырлары Африка якларыннан чыкса да», — дип әйтте ул.
«Икенчедән, әлбәттә, тел үзгәрергә мөмкин, ләкин ата-бабаларың татар телендә сөйләшкән икән, алар — татарлар. Хәзерге көндә шәһәрдә яшәүчеләр туган телләрен оныта, татар телен белми, ләкин әти-әниләре татар телен белгән, шуңа күрә алар үзләрен дә „татар“ дип хис итә ала», — дип сөйләде Илнар Гарифуллин.
Галерея: «Ком сәгате» тапшыруында тарихчы Илнар Гарифуллин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз