news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның туган нигезе туфрагын, Шушма суын оныклары Төркиягә алып китте

Мәшһүр якташыбыз Төркиядә гомер итеп, шунда җирләнгән

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Чирмешән районы Бәркәтә авылында туып, Төркиядә яшәгән мәшһүр тарихчы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның ватанына аның оныклары кайтып китте. Бабалары, әтиләре кабере өстенәсалыначак туган нигез туфрагы белән мәтрүшкә, каен яфрагы, бөтнек алганнар.

Каан әфәнде белән Идел ханым якыннарының кабере өстендә үсүче чәчәкләргә Шушма елгасы суын сибәчәк, каберенә аның туган нигез туфрагын салачак.
Чирмешән район мемориаль үзәге фонды Әкъдәс Нигъмәт Курат тормышына, эшчәнлегенә кагылышлы яңа документлар белән тулыланачак. Галимнең оныклары аларны һәм Куратның русчага тәрҗемә ителгән тарихи хезмәтен – китабын да җирле тарихчыларыбызга бүләк итеп калдырды, дип яза районның “Безнең Чирмешән” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100