news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы фикеренчә, Владимир Путинның Татарстанга сәфәре республика өчен истәлекле вакыйга

Россия Президентының Казанга килүенең актуальлеген Татарстан җәмәгать эшлеклеләре дә раслады.

Тарихчы фикеренчә, Владимир Путинның Татарстанга сәфәре республика өчен истәлекле вакыйга
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Владимир Путинның Казанга килүе Россия массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек тарафыннан Татарстанга игътибар тудырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әйтте.

«Мин бу сәфәрне истәлекле вакыйга дияр идем. Бу республика потенциалын күрсәтә», — диде тарихчы.

Россия Дәүләт Советының күчмә утырышы Татарстанның төбәкләр белән элемтәсен ныгытуга китерәчәк. Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән торак һәм шәһәр киңлекләре проблемаларын хәл итү тәҗрибәсен белән уртаклашачак. Төбәк җитәкчеләре республиканың ишегаллары һәм якындагы территория вәзгыятьләреннән чыгу юлларын табуын эчтән күрә ала, диде ул.

Искәндәр Гыйләҗев Владимир Путин белән очрашу формаль булмаган характерда булуына өметләнүен әйтте. Аның фикеренчә, андый очрашулар җәмәгатьчелек өчен яхшырак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100