news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихчы Дамир Исхаков: Татарлар бервакытта да юкка чыкмаячак

«Безнең милләт арасында һәрвакытта көтмәгән урыннан шәхесләр үсеп чыга. Алар үз эшләрен эшли. Шуңа күрә татар бервакытта да бетмәячәк», — дип саный тарихчы Дамир Исхаков.

Тарихчы Дамир Исхаков: Татарлар бервакытта да юкка чыкмаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков татарлар бервакытта да юкка чыкмаячак, дип уйлый.

«Кайвакытта «Без бетәбез, руслашып та юкка чыгабыз», дигән пессимистик уйлар ишетергә туры килә. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, татарлар юкка чыкмаячак. Чөнки безнең милләт арасында һәрвакытта көтмәгән урыннан шәхесләр үсеп чыга. Алар үз эшләрен эшли. Шуңа күрә татарлар бервакытта да бетмәячәк», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Элегрәк «Татар-информ» Дамир Исхаковның Коръәннең өчтән бер өлеше тарих булуы турындагы фикерен язган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot