news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихчы: Башкортстанда татарларның бер өлеше иске гадәт буенча башкорт дип языла

Дамир Исхаков Башкортстанда татар белән башкорт арасында уртак никахлар 42-43 процент булуын әйтте.

Тарихчы: Башкортстанда татарларның бер өлеше иске гадәт буенча башкорт дип языла
Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарихчы галимнәр Башкортстанның көнбатышында яшәүче татар белән башкортны берничек тә аерып булмый дип аңлата.

«Башкорт дип язылган булсалар да, чынлыкта, алар татар милләтенең бер өлеше. Ул Башкортстанның төньягында да, көнбатышында да шулай. Алар кайбер документларда иске гадәт буенча башкорт дип язылырга мөмкин», — дип саный тарихчы Дамир Исхаков.

Аның фикеренчә, экспидиция вакытында материалны татар дип язылган халыктан җыярга тырышалар.

«Башкортстанда йөргәндә этнографлар да шулай эшләде. Башкортстандагы халыкның 42-43 процент татар белән башкорт арасында уртак никах бар дип әйтәләр», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot