news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов: Милли үзаң үссә, телгә дә кызыксыну артачак

Айрат Фәйзрахманов телне үзләштерү практика аша килүен әйтте.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы, публицист Айрат Фәйзрахманов милли үзаң үскән очракта телгә дә кызыксыну артачагын әйтте.

«Тарихи үзаң, туган тел белән бергә, милләтнең нигезе булып тора. Тарихка игътибарны күбрәк биргән саен милли үзаң үсә бара. Милли үзаң үссә, телгә дә кызыксыну артачак. Элегрәк узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыеннарында татар телен белмәгән кайбер яшьләрнең бүген татар телендә иркен аралашканын күрәм», — диде Айрат Фәйзрахманов.

Айрат Фәйзрахманов телне өйрәнү практика белән килүен әйтте. «Аралашу булса, тел камилләшә, булмаса — югала бара», — диде ул.

Бүген Казанда төрле илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән татар яшьләре иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү чаралары оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100