news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Алтын Урданың кайбер төбәкләрендә салым 5 кенә процент булганын әйтте

Алтын Урда чорында Рус территориясендә күпме салым алынуы турында төгәл мәгълүмат юк, әмма "татар талаган" дигән ярлык тагылган, ди Илнур Миргалиев.

Тарихчы Алтын Урданың кайбер төбәкләрендә салым 5 кенә процент булганын әйтте
архив/Султан Исхаков

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Алтын Урда үз территориясендә икътисади зоналар корган һәм анда 3-4, иң күбе 5 процент салым алган. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта әйтте.

"Мәскәү университетында эшләгән Андрей Пономорев тикшерүләре буенча, Алтын Урда алып-сатуга корылган, транзит юлларны саклаган һәм бу аның икътисади артериясе булган. “Ирекле икътисади зона” дип сөйлибез бит, ул үз территориясендә шундый зоналар корган һәм анда өч-дүрт, иң күбе биш процент салым алган. Бу бик әз", - ди тарихчы.

Мондый территорияләр дип башлыча Кара диңгез буен әйтергә була. "Ул вакытта әле Америка кыйтгасы ачылмаган, Кытай, Һиндстан, Европа арасында бөтен алып-сату безнең аша үткән, һәм, әлбәттә, өч процент кына түләргә булгач, бөтенесе атлыгып килгән", - дип аңлатты тарихчы.

"Алтын Урдада 10 процент кына алганнар" дигән мәгълүмат бик үк дөрес түгел, дип белдерде тарихчы. "Дәүләт булгач, фискаль система төрлечә булган. Шәһәр халкы, утрак тормышта яшәгәннеке бертөрле, күчмәнеке – икенче төрле", - ди ул.

Илнур Миргалиев әйтүенчә, Рус дәүләтендә салым күләме күпме булуы хакында төгәл билгеле түгел. "Чыганаклар җитми. Чыганаклар җитмәсә дә, ярлык ябыштырылган – “безне татар талаган” дигән сүз чыккан. Мин бу калыпларның кешеләренең күңелләренә кергәнен, ярлыклар ябыштырылганын, аны үзгәртү бик авыр булуын күрәм", - ди тарихчы.

Тарихчы Алтын Урда җимерелә башлагач, үзара сугышлар, болганышлар китүен, “Ефәк юлы”ның әһәмияте кимүен әйтте. "Шул вакытта "барымта" - коллар талау башлана. Монда чыннан да “набег” дигән сүзне кулланып була. Шушы бер чор бөтен Алтын Урда чорына күчерелеп, гел шулай булган дигән мәгънәдә йөри", - дип аңлатты тарихчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100