news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Альберт Борһанов Чиләбе һәм Курган татарлары телләрен югалта дип саный

"Кайбер авылларда татар исемнәрен, фамилияләрен бозып сөйләшәләр", - ди галим.

Тарихчы Альберт Борһанов Чиләбе һәм Курган татарлары телләрен югалта дип саный
архив/Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Курган һәм Чиләбе өлкәләрендәге районнарда тарихи-төбәк экспедициясенә барып кайткан тарихчы галим Альберт Борһанов халыкның гореф-гадәтләре сакланган, ләкин телне югалту процессы бара, дигән фикергә килгән. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы оештырган матбугат конференциясендә әйтте.

  • Альберт Борһанов - Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, РФ ХТФА академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

“Халыкның рухы көчле, гореф-гадәтләр сакланган, ләкин телне югалту процессы бара”, - ди Альберт Борһанов.

“Кайбер авылларда татар исемнәрен, фамилияләрен бозып сөйләшәләр. Азат исемен Александр диләр. Кызганыч, күп татарлар чукынып, исемнәрен югалткан. Мәсәлән, Сәйдәшев фамилиясе Сидяшевка әйләнгән. Мондый мисаллар күп”, - диде тарихчы.

Тарихчылар читтә яшәгән милләттәшләрдән үрнәк алырлык әйберләр дә күргән. "Кайсы татар зиратына барсаң да, сугыш ветераннарының исемнәре куелган махсус такта бар”, - дип сөйләде ул.

  • Экспедиция 12 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Чиләбе өлкәсенең Кунашак һәм Кызыл Армия районнарында, Курган өлкәсенең Шатровск, Шадринск, Целинный, Звениголовск, Куртамыш, Әлмән һәм Сафакүл районнарында булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100