news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихчы Һади Атласиның «Казан ханлыгы» китабы чыкты

Тарихчы Һади Атласиның «Казан ханлыгы» китабы чыкты

(Казан, «Татар-информ», Дания Моисеева»). Бүген «Мәгариф» китап нәшриятында Һади Атласиның «Казан ханлыгы» дигән китабы дөнья күрде. Аны басмага тарихчы, галим Сәләм Алишев әзерләгән.

XX гасыр башында яшәгән күренекле татар тарихчысы Һади Атласиның әлеге хезмәтендә XV-XVI гасырның беренче яртысында Казан ханлыгы тарихы яктыртыла. Бу китап үз вакыты өчен укучыларны Казан дәүләте белән таныштыру буенча яңа әсәр булып торган, һәм хәзер дә үзенең әһәмиятен югалтмаган. Автор үзенең «Казан ханлыгы» китабын 1914 һәм 1920нче елларда ике мәртәбә бастырып чыгара. Ул аны «Казан» дигән бүлек белән башлый, Казан шәһәренең төзелү вакытын ачыкларга тырыша. Тарихчы ул вакытта үзенең хезмәтендә күп кенә тарихчыларны тәнкыйть итә, рус елъязмаларында күрсәтелгән Казан ханлыгы турындагы мәгълүматларга бөтенләй башкача бәя бирә. Һади Атласины Сәләм Алишев үзенең китаптагы кереш сүзендә «татар патриоты» дип атый. Анда ул тарихчының тарих фәненә карата язган сүзләрен китерә: «Инсанны (кешене) чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе һич шөбһәсез тарих гыйлемедер. Үзенең кем икәнлеген белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер».

news_right_1
news_right_2
news_bot