news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих укытучысы: Мамадыш районындагы «Ханнар зираты»нда ханнар җирләнмәгән

Ринат Хәйруллин сүзләренчә, «Ханнар зираты»ның фәнни атамасы — «Беренче Болгар каберлеге».

Тарих укытучысы: Мамадыш районындагы «Ханнар зираты»нда ханнар җирләнмәгән
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мамадыш районы Урта Кирмән авылы мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин сүзләренчә, авыл янындагы «Ханнар зираты»нда ханнар түгел, ә үз якыннары белән җирле кенәз җирләнгән.

«Зиратны халык телендә генә „Ханнар зираты“ дип атыйлар. Фәнни телдә — „Беренче Болгар каберлеге“ ул. Элек монда ханлык түгел, ә Болгар дәүләтенең төньяк чикләрен саклаучы ныгытма, князьлек булган. Бу зиратта шул князьнең якыннары җирләнгән. Ул вакытта кабер ташын куйдыру мәшәкатьле, чыгымлы эш булган. Гади халыктан аермалы буларак, аны өске катлам гына куйдыра алган», — диде ул.

Кабер ташлары бүгенге көнгә кадәр сакланган.

«МондаТатарстан Фәннәр академиясе төрле елларда визуаль тикшерү эшләре башкарды, ләкин казу эшләренең беркайчан да булганы юк. Алабуга археологлары да эшләде. Алар Ислам кануннары буенча чардуганнар куйды. Еллар узган саен, ул чардуганнар да җимерелеп бара. Ташлардагы язуларның укыла торганнары да бар. Аларны безнеңчә язып, чардуганнарга элделәр», — диде тарих укытучысы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100