news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарих укытучысы: Мәүлә Колый Сарман районы Шыгай авылында мәдрәсә мөдире булган

«Башкортстанда каһарманнарның сыннарын кыяга чокып ясаганнар. Шулар арасында Мәүлә Колыйның да сыны бар икән», — диде Наҗия Арсланова.

Тарих укытучысы: Мәүлә Колый Сарман районы Шыгай авылында мәдрәсә мөдире булган
Абдул Фархан

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чыты мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән Наҗия Арсланова XVII гасырның татар әдибе Мәүлә Колыйның Сарман районы Шыгай авылында мәдрәсә мөдире булып торганын ачыклаган.

«Татарстан мәдрәсәләре әле дә өйрәнелмәгән. Шәледә, Күндә мәдрәсә булган, диләр. Эзләнә торгач, Сарман районы Шыгай авылында Мәүлә Колый мәдрәсә мөдире булганын белдем. Башкортстанда каһарманнарның сыннарын кыяга чокып ясаганнар. Шулар арасында Мәүлә Колыйның да сыны бар икән. Анда барып, шуны төшереп кайтасы иде», — диде ул чыгышында.

Аның сүзләренчә, Чыты авылы халкы аның исемен белеп бетерми. «Имам-хатыйбыбыз журналдан Мәүлә Колый турында мәкалә укып, шуны хакимият органнарына әйтмәсә, боз урыныннан кузгалмас иде. Киләчәктә музее барлыкка килер дип ышанам», — диде укытучы «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенге көнгә кадәр» республика фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot