news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих // ТАТАРЛАР – ТВЕРЬДА

Тарих // ТАТАРЛАР – ТВЕРЬДА

Тверь шәһәренең үзәк урамнарыннан берсе саналган Миллионлыда, земство хастаханәсе янындарак урында, әлеге шәһәр архитекторы Б.Поляк тәкъдим иткән проект буенча төзелгән мәчетне 1906 елда тантаналы рәвештә ачалар.

Әлеге гыйбадәтханә 1935 елның августына кадәр генә төп вазифаларын башкара ала, чөнки бина Калинин шәһәр советы файдасына тартып алына. Шуннан соң монда хәрбиләр кибете, “Тверца” кафесы (соңрак ул “Шә-рекъ” дип үзгәртелә) урнаша. Бу – татарларның Тверь җирендә яшәвен раслаучы тарихның фә-кать күпләргә билгеле өлеше. Тверь шәһәренең төбәкне өйрә-нүчеләр клубы әгъзасы Фәрит Батыргәрәй “Тверь өлкәсендә – татарлар” (тарихи-этнографик очерк) дигән китабында Тверь татарлары белән якыннан таныштыра.

Китапка бәяләмә бирүчеләрнең берсе – филология фәннәре докторы, профессор Талиб Сәедбаев әйтүенчә, җәмгыятьнең тотрыклылыгын саклауда милләтара һәм конфессияара дуслыкны ныгыту проблемаларына галимнәрнең нәкъ менә хәзерге көннән чыгып бәя бирүләре бик актуаль. Сан ягыннан Россиядә икенче урында торучы татарлар XV гасыр ахырында Мәскәү кенәзләренә актив рәвештә хезмәткә күчәләр һәм үзләренең төп нигезләрен ташлап, элек-электән руслар яшәгән җир-ләргә – Тверь төбәгенә килеп урнашалар. Инде XVIII гасыр ахырында ук Тверьда кенәз-морза Бәкләмешовлар (Беклемишевы), шулай ук Солтановлар, Алымовлар, Әхмәтовлар, Башиловлар, Булатовлар нәселләре шактый ук танылуга ирешә. Солтановлар һәм Бәкләмешовларның утарлары Тверьның иң яхшы җирләренә урнашкан була.

Автор төрле елларда үткәрелгән халык санын алу мәгълүматлары буенча Тверьда һәм аның өл-кәләрендә яшәүче татарларның сан ягыннан үсешенә игътибар итә. 1869 елда татарлар биредә фәкать 58 кеше булса, 1876 елда исә 513кә кадәр җитә. Китапның аерым бер бүлеге андагы халыкның күчешенә багышланып, шушы өлкәдә яшәүче татар халкының сан ягыннан үсешен күрсәтүче таблица һәм диаграммалар белән тулыландырылган.

Моннан тыш, Фәрит Батыргәрәй Тверь өлкәсендәге төбәкне өйрә-нүче Н.Забелин фикерләренә таянып, Тверьда Татар бистәсенең кайда урнашуын билгели (документларда әлеге атама теркәлмәсә дә); бу урын – хәзерге көндә дә шәһәр картасында булган Татар һәм Смоленски тыкрыклары арасы.

Бистәдә яшәүче татарларның нәрсә белән шөгыльләнүен сурәт-ләп язылган урыннар да бар. Мәсәлән, атлары булганнар Коняевлар фабрикасына баржалардан тауар ташыганнар, калганнарга исә аны төяү-бушату эше йөкләнгән. Шулай ук татарлар чүпрәк-чапрак, сөяк, металл әйберләр җыеп йөр-гәннәр, аларны яңадан эшкәртеп сатканнар. Укымышлы татарлар инде, әлбәттә, зуррак сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Муса Йосыпов хәзерге Радищев урамында йорт җиһазлары кибете, ә II гильдия сәдәгәре Ибраһим Алышев Николай тимер юлында буфет һәм ресторан тоткан.

Автор, шулай ук, губерна башкаласында мәчет төзелү вакыйгасына киң туктала, хәзерге көндә Тверь өлкәсе Дәүләт архивында сакланучы кызыклы документларны беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә. Аерым алганда, губернатор Н.Г.фон Бюнтингның мәчет төзергә ризалык сорап Тверь һәм Кашин архиепискобы Алексийга язган хаты. Архиепископ губернаторга җавабында: “…губернаның Епархия җитәкчелеге Тверьда мөселман мәчете төзүгә каршы килми”, — диелгән. Тикшеренүче мәчетнең архитектурасын һәм эчке җиһазларын бик җентекләп тасвирлый, ә кушымтада 1906 елның 27 октябрендә мәчет ачылу тантанасы турында Тверь һәм Россия газеталарында басылган материалларны тәкъдим итә. “Тверь губернасы хәбәрләре” (“Тверьские губернские ведо-мости”), Петербургта чыга торган “Өлфәт” (“Братское слово”), “Рус мөселманы” (“Русский мусульманин”) газеталарының барысында да рәсми тантанага дәрәҗәле дәүләт эшлеклеләре, хәрбиләр килгәнлеге, шулай ук мулла Хөсәен Сәед-Борһанов гыйбадәт кыла башлаганчы, императорның мәчетне салып бетерер өчен ике мең сум акча бирелгәнлеге турында ассызыклана.

Аерым бер бүлек Тверьның шул вакыттагы күренекле кешеләре мулла Хөсәен Сәед-Бор-һан һәм сәүдәгәр Фатыйх Алышевка багышланган.

Тикшеренүләр, бай архив материалларына нигезләнеп, татарларның Тверь өлкәсенә килүләре хакында киң тарихи-мәдәни елъязмага кертелгән. Моннан тыш, автор татар халкының яшәү рәвешенең характерлы күренешләрен аерым мисаллар ярдәмендә күрсәтә: “…милли һәм дини үзенчәлекләрен саклаган килеш, бер үк вакытта җирле традиция, тел, мәдәниятен үзләштереп, алар җирле халык тормышына да беркадәр тәэсир иттеләр”, — диелә анда.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100