news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институтында Алтын Урда темасын сәясиләштерү омтылышлары булуы турында әйтелде

Түгәрәк өстәл утырышында Алтын Урда һәм глобализация турында сөйләштеләр

Тарих институтында Алтын Урда темасын сәясиләштерү омтылышлары булуы турында әйтелде
Михаил Захаров

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Алтын Урда темасын сәясиләштерергә омтылышлар булуы турында әйттеләр. Бүген биредә, Алтын Урданың 750 еллык тарихына багышланган чаралар кысаларында, “Алтын Урда һәм урта гасыр глобализациясе” темасына түгәрәк өстәл узды.

Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев күп кенә әйберләр турында дилетант дәрәҗәсендә фикер алышу булганын билгеләп узды. “Кызганыч, сәясиләштерү бара. Бу теманы төрлечә аңлыйлар, ләкин экспертлар бер телдә сөйләшә. Бу темадан ерак торсалар да, үзләренә очко җыючылар да бар”, - ди ул.

“Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Казан Кремлендә Алтын Урда һәм Төньяк Кара диңгез буйлары, Монгол империясенә багышланган күргәзмә ачылганын әйтте. Ул күргәзмә ачылудан форумнарда Алтын Урда цивилизациясенең әһәмияте турында белдексез бәяләмәләр күргәнен әйтте.

Тарих фәннәре докторы, Дәүләт Эрмитажының Шәрыкъ бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, үзәк-азия коллекцияләре кураторы (Санкт-Петербург) Марк Крамаровский “Алтын Урда һәм глобализация” темасына чыгыш ясады.

“Крамаровскийның чыгышында төп фикер – урта гасыр татар шәһәрләре типологиясе. Ул урта гасыр татар шәһәре “табигате” Европа шәһәре генезисыннан күпкә аерыла дип әйтә. Татар глобализациясе төрлелеккә нигезләнгән булуын әйтте, ә бу күп кенә зур дәүләтләрнең, коммуникацияләр, мәдәният, сәүдә, шул исәптән Европа белән багланышларны да киңәйткән”, - дип сөйләде Тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Крамаровский глобализация нәтиҗәсендә туган күчмәчелек күренеше турында әйтте, Бөек Ефәк юл темасына тукталды. Глобальләшү турында Радик Салихов аның фикерен җөпләп: “Глобальләшү булмаса, аерым культуралар үсеше булмас та иде”, – диде.

Алга таба утырышта катнашучылар Монгол империясе таркалуына китергән Талас корылтае турында сөйләште. Тарих фәннәре кандидаты, Казахстан Үзәк дәүләт музееның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Павел Петров Талас корылтае кайда узганын фаразлады. “Корылтайның Талас даласында узганы билгеле, ләкин кайсы өлешендә. 1268 елда узган корылтай Кыргызстанда узгандыр, мөгаен”, - диде.

Илнур Миргалиев 1269 елда узган Талас корылтаеның соңгы бөтенмонгол съезды булганын әйтте. Анда Жучи, Чагатай һәм Үгәдәй олыслары вәкилләре катнашканын әйтте. Монгол империясе таркалу процессында юридик нокта куйганын әйтте. Жучи җир белән актив идарә иткән, нык олыс төзи алган, хәрби гаскәрләре дә булганын, олысын яңа җирләр яулап алу хисабына киңәйткәнен, улы Батуның да әтисе олысы белән идарә иткәнен искәртте.

Тала́с даласы – Төньяк Тянь-Шаньда таулар арасында түбәнлек, күп өлеше Кыргызстанга туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100