news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты ташъязмаларны өйрәнүдә дин әһелләрен хезмәттәшлеккә чакырды

»Кайбер имамнар безгә ярдәм итә, ә кемнәрдер баш тарта», — диде Айдар Гайнетдинов.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов ташъязмаларны өйрәнүдә дин әһелләрен хезмәттәшлеккә өндәде.

Ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының «Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре» исемле секция утырышында «Ташъязма мирасыбызны барлау һәм өйрәнү нәтиҗәләре» темасына чыгыш ясады.

«Безгә кабер ташларын өйрәнгәндә ярдәм дә кирәк була. Әле төрле мөнәсәбәт бар, кайбер имамнар безгә ярдәм итә, ә кемнәрдер баш тарта», — диде Айдар Гайнетдинов. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин дин әһелләре булса да, кабер ташларын өйрәнү һәм текстларын бастыру белән шөгыльләнгәннәрен искәртте.

Айдар Гайнетдинов әйтүенчә, Әтнә, Биектау, Арча, Яшел Үзән, Мамадыш, Кукмара, Әгерҗе районнарында кабер ташлар инде тулысынча өйрәнелгән. Тарих институты хезмәткәре кабер ташлары тарихы буенча презентация ясады. Иң борынгы кабер ташларыннан башлады. Кеше сурәтендә ясалганнары да булган. Ислам дине кабул ителгәч, сәнгать телендә язылган хатларга күчәләр. 

«Болгарда иң борынгы ташлар Алтын Урда чорына карый. Батый хан яулап алганнан соң, бу традициягә Болгарга килә һәм анда да үсеп китә. Нинди генә матур ташлар ясалмаган. Казан ханлыгы чорында ташлар зурлыгы белән аерылып тора, ләкин сәнгати яктан Алтын Урда чорыннан калыша», — диде.

Аның сүзләренчә, 18 гасырда ташлар кечерәя башлый, уеп та языла башлый. 19 гасырда бик күп ташлар төрле кыяфәттә, төрлелекне күрә алабыз, төрле бизәкләр төшерелгән. 20 гасыр башында таш кую сәнгатендә бизәкләр кими, ай һәм йолдыз сурәте генә төшерелә. Бу халыкның акчасы җитмәгәч, гадирәк итеп ясатырга мәҗбүр булганнарын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100