news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты Казан тарихына багышланган фәнни-популяр анимацион ролик төшергән

Видеороликта Казанның барлыкка килү тарихы, аның үсеше һәм танылган шәхесләре заманча бизәлеш форматында яктыртылган.

Тарих институты Казан тарихына багышланган фәнни-популяр анимацион ролик төшергән
Солтан Исхаков

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты Казан тарихына багышланган видеоролик әзерләгән. Анда Казан шәһәренең борынгы тарихы, мәдәнияте һәм аз билгеле булган фактлар урын алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында институтының дисциплинаара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сөйләде.

«Без тәкъдим иткән һәр роликта да татар халкының гореф-гадәтләре, бай тарихы чагылыш таба. Төп максатыбыз — тамашачыга гадәти булмаган хикәяләү, үзенчәлекле дизайн һәм юмор аша Казанның мең еллык тарихы белән таншырга ярдәм итү. Казан үсә, үзгәрә бара. Әйтик, 20 ел элек булган Казанны һәр кеше дә хәтерләп бетерми. Безнең роликта барысы да кыскача күрсәтелә», — диде ул.

Бәхтияр Измайлов роликның кыска булуын мөмкин кадәр күп аудиторияне җәлеп итәр өчен эшләнгәнен әйтте. «Видео Казан кешеләре өчен генә түгел, чит ил кешеләре өчен дә кызыклы булуын теләдек. Мәсәлән, шул ук Сөембикә манарасы турындагы мифка ышанган кешеләр дә бар, без стереотипларны бетерергә тырыштык. Шулай ук Казанда яшәгән Николай Фешинның картинасы 11 млн долларга сатылганын да әйттек», — ди ул.

Тарих институтының мультимедиа проектлары продюсеры Зилә Тямаева һәр роликның озынлыгы мөмкин кадәр кыска булырга тиешлеген искәртте. «Статистикага игътибар иттек, халык видеоларның беренче җиде минутын гына карый. Шуннан чыгып, роликларны җиде минуттан арттырырга ярамый дигән нәтиҗә ясадык. Заманадан артта калмаска кирәк. Кешегә 15 секундлык видео ошый икән, нигә әле аны эшләмәскә», — ди ул.

Роликларны ясауда катнашкан «Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов видеоны эшкәртү процессы техник яктан катлаулы булуын әйтте. «Кайчак 20 бит язылган текст алып киләләр. Барысы да кирәкле, мөһим кебек. Әмма шуның биш битен калдырырга кирәк. Кыскалыкта — осталык. Монда иҗади бәхәс туа. Видеолар аша кеше Казанның үткәнен, тарихи мирасын күрә ала», — диде ул.

«Без Казанның тарихын гомуми планда күрсәттек. Алга таба Кабан күле, Зөя утравы хакында аерым видеороликлар төшерергә ниятлибез. Асылда, роликны 30-40 яшькә кадәрге аудитория карый. Шуңа да креатив алымнар кулландык. Видеода мемнар, мәзәк итеп бирелгән хәзерге заман шәрехләмәләре бар. Тарихка җитди карарга кирәк. Әмма бу очракта мондый роликлар яшьләр өчен бик тә кызыклы», — дип йомгаклады Зилә Тямаева.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100