Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарих институты хезмәткәре: Гаспралы җәдитчелек хәрәкәтенә ышаныч уята белгән
19-20 гасырлар чигендә җәдид мәктәпләре Кырымда гына түгел, Казан, Уфа, Оренбург, Самара, Әстерхан һәм башка губерналарда барлыкка килә.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Исмәгыйль Гаспралы җәдитчелек хәрәкәтенә ышаныч уята белгән. Бу хакта галимнең тууына 170 ел тулуга багышланган фәнни конференциядә педагогика фәннәре кандидаты, тарих институтының Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләлә Мортазина сөйләде.
«Исмәгыйль Гаспралының мөселман халыклары мәгарифе үсешенә йогынтысы» темасына докладында ул Гаспралының җәдидчелек хәрәкәте, тормышка яңача карашның әйдаманы булганын искәртте.
«Гаспралы гасырлар чигендә Идел буе, Урал татарлары, кырым татарлары, әзәрбайҗан, үзбәк, төрекмән, кыргыз, казах, нугай һәм башка төрки мөселман халыкларының остазы. Тикмәгә генә аны „милләт атасы“ дип олугламаганнар», — дип белдерде.
«Кырымның Бакчасарай шәһәрендә 1882-1884 елларда эшли башлаган җәдит мәктәпләр челтәре озак та үтми бөтен Русияне чолгап ала. Идел буе төбәгендә 694 мәктәп була. Русиядә 5 меңнән артып китә. Гаспралының җәдитчелек фикерләре мәктәпләргә генә кертелми, мәгънәви хәрәкәт, зур система буларак та чыга», — диде Ләлә Мортазина.
Ул Исмәгыйль Гаспралының һәр милләт кешесенә үз ана телендә — гомумтөрки һәм рус телләрендә мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Шул рәвешле, күп милләтле Русия җирлегендә Гаспралы әлеге системага карата ышаныч тудырган, үз методикасын аңлату буенча дәреслекләр бастырган. Һәр милләт вәкиленә үзе килгән. Шулай итеп, 19-20 гасырлар чигендә җәдид мәктәпләре Кырымда гына түгел, Казан, Уфа, Оренбург, Самара, Әстерхан һәм башка губерналарда барлыкка килә», — дип сөйләде докладчы.
Гаспралы исемен йөрткән татар мәктәпләре төрле өлкәләрдә ачыла. Казан шәһәрендә мондый мәктәп соңрак 1918 елда барлыкка килә. «Ысул җәдид тарала башлаган чорда ук Гаспралы янына төрле хезмәткәрләр — муллалар, мөгаллимнәр килгән, яңача укыту ысулларын өйрәнгәннәр. Галимнәр Гаспралы һәм аның фикерләре йогынтысында күп кенә иҗат әһелләре үсеп чыгуын әйтә, Гаспралы алар белән дуслыкта булган», — дип белдерде Ләлә Мортазина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз