news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты фәнни конференциягә чакыра

Җыен “Тарихи география һәм урта гасыр төрки-татар дәүләтләренең социо-мәдәни үсеше” дип атала

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты агымдагы елның 16-17 мартында “Тарихи география һәм урта гасыр төрки-татар дәүләтләренең социо-мәдәни үсеше” дип аталган фәнни конференция уздыру турында хәбәр итә.
Институтның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, фикер алышуга урта гасыр төрки-татар дәүләтләренең этнополитик һәм социаль географиясе, икътисади үсеш мәсьәләләре, урта гасыр төрки-татар дәүләти берләшмәләре тарихы чыганакчылыгы, халыкларның материаль һәм рухи мәдәнияты урта гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихы историографиясе кебек темалар чыгарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100