Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тарих фәннәре кандидаты: Нишләп Сөембикә исемендәге урамнар юк?
Тәэминә Биктимерова фикеренчә, ханбикәнең исемен мәңгеләштермәгән очракта, аны башка халыклар үзләренеке итүе мөмкин.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова Сөембикә исемен мәңгеләштерергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих инстиутында «Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан тарихи хәтергә» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә әйтте.
«Без Сөембикәнең исеменнән генә түгел, аның хакындагы истәлекләрдән дә качабыз. Нишләп Сөембикә исемендәге һәйкәлләр, урам исемнәре юк? Әле ярый Казанда „Сөембикә“ кафесы, Казахстан башкаласы Нур-Солтанда Сөембикә урамы бар», — диде үз чыгышында Тәэминә Биктимерова.
«Горурланырлык шәхесләребез бар. Әгәр дә үз тарихыбызга битараф булмасак, быелгы 2019 ел — Сөембикә елы дип игълан ителгән булыр иде», — ди ул.
Тәэминә Биктимерова фикеренчә, татар халкы Сөембикәне танытмаса, аны башка халыклар үзенеке итүе ихтимал.
«Казахлар Сөембикәне үзләренеке итәрләр, Алла сакласын», — диде Тәэминә Биктимерова.
Галерея: Конференция «Татарская царица Сююмбике»
Сөембикә — Казан ханбикәсе (1549-1551). Җангали, Сафа-Гәрәй, Шаһгали ханнары хатыны. Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз