news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих фәннәре докторы, профессор Әзһәр Мөхәммәдиев вафат

Галим белән хушлашу Казан Нуры мәчете ишегалдында 13.00 сәгатьтә була.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Татарстан фәннәр академиясе 85нче яшендә тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Әзһәр Мөхәммәдиев вафат булуы турында хәбәр итә һәм якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашуын белдерә.

Әзһәр Мөхәммәдиев – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты. Ул Казан федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы профессоры булды, нумизматика, тарих, археология өлкәсендә танылган белгеч иде. 30 меңнән артык тәңкәләр һәм акчаларның борынгы формасын өйрәнгән, тарихи ачышлар ясаган галим. Актив укытучылык эшчәнлеге алып барган. Аның тарафыннан тарих факультетлары студентлары археология һәм нумизматика буенча дәреслекләр язылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Галим белән хушлашу Казан Нуры мәчете ишегалдында (Ф. Әмирхан ур., 3, корп. 2) 13.00 сәгатьтә була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100