news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тарих эзләреннән" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Милли музейда була

Бәйгедә пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре катнашты.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). "Тарих эзләреннән" - "По следам истории" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 12 апрельдә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда (Кремль урамы, 2) була. Биредә җиңүчеләр өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәреләчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнашты. 

Чараны Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту максатыннан, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы; Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;  "Идел" яшьләр үзәге Дәүләт бюджет оешмасы оештырды. 

Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителде. Рәсемнәрне рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Альберт Шиабиев, Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин бирде.

2017 елны бәйгегә килгән иң яхшы эшләрдән күргәзмә республикабызның күпчелек районнарында узган иде. Кайбер эшләр Татарстан китап нәшриятында чыккан "Тылсымлы шарлавык" әкиятләр китабы өчен иллюстрация итеп кулланылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Төрле елларда җиңү яулаган рәсемнәрдән торган күргәзмәне быел Россиянең төрле шәһәрләрендә күреп була. Хәзер рәсемнәр Төмән һәм Йошкар-Оладагы татар мәдәни үзәкләрендә куелган. Апрель аенда күргәзмә Уфа шәһәренә күчәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100