news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы 2020 елга мәҗбүри булачак

Россиянең Мәгариф һәм фән министры яңалыкны Хәрби академия Генераль штабында узган лекция вакытында хәбәр итте.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Россиянең Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2020 елда тарих буенча бердәм дәүләт имтиханнары мәктәпне тәмамлаучылар өчен мәҗбүри сынау булачагын белдерде. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Министр, “тарихны белмичә алга барып булмый” дип, әлеге мәгариф яңалыгының сәбәбен атады.

Васильева бу хакта бүген «Армия һәм җәмгыять» курсы кысаларында оештырылган Россия Кораллы көчләренең Хәрби академия Генераль штабында узган лекция вакытында белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100