news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарифлар комитеты июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең арту сәбәпләрен аңлатты

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар Казанда, шулай ук Татарстанның 57 муниципаль берәмлегендә сизелерлек артачак. Бу җирлекләрдә республикада 3 процент дип билгеләнгән тайпылышның кулланырга мөмкин булган иң югары дәрәҗәсе кулланылган. Казанда узган брифингта Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев түләүләрнең арту сәбәпләрен аңлатты.

Аның мәгълүматларына караганда, бәяләрне арттыру турында карар газ һәм электр энергиясенә бәяләр билгеле бер фараздан югарырак булу сәбәпле кабул ителгән. Казан өчен 2022 елга арттыруның чик индексы билгеләнгән, ул 13 процент дәрәҗәсендә.

«Тарифларны 9,2 процент кысаларында үзгәртү сәбәпләре турында өстәмә рәвештә хәбәр итәргә телим. Бу 24 шәһәр, 17 шәһәр тибындагы бистә һәм 17 авыл җирлеге. Бу – агынты суларны сыйфатлы чистартуны тәэмин итү өлешендә федераль закон таләпләрен үтәү. Яңа биологик чистарту корылмалары (БОС) федераль һәм республика программалары хисабына төзелә. Әмма аларны алга таба эксплуатацияләү һәм агымдагы ремонт эшләре гамәлдәге тарифларга салына. 2022 елда ул 12 муниципаль берәмлектә яшәүчеләргә кагылды», – дип хәбәр итте Груничев.

Икенче сәбәп – халык өчен электр энергиясенә тарифларны бер җирдә арттырып, икенче җирдә киметү юлы белән уртача бәя куеп субсидияләүне бетерү. Аерым алганда, электр плитәләре булган шәһәр йортлары өчен тарифларга карата киметү коэффициентларын 2022 елда 0,72дән 0,74кә кадәр итүне яңадан карау турында сүз бара.

Төп җитештерү персоналының хезмәт хакының түбән булуын спикер өченче сәбәп дип атады. Аның сүзләренә караганда, дүртенче сәбәбе – коммуналь инфраструктура объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча инвестпрограммаларны гамәлгә ашыру.

Татарстанның күпчелек муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше 2022 елның 1 июленнән 6,2 проценттан артмаячак. Бу күрсәткеч Россиядәге фактик саналган инфляция дәрәҗәсеннән шактый түбән, дип ассызыклады Дәүләт комитеты башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100