news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе урынбасары билгеләнде

Хәзерге вакытта Сергей Павлов Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын били.

Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе урынбасары билгеләнде
Султан Исхаков

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп Сергей Павлов билгеләнде. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карары республиканың Хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

«2019 елның 2 декабреннән Сергей Вячеславович Павловны Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазифасына билгеләргә», – диелә документта.

Хәзерге вакытта Павлов Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары вазифасын били.

Сергей Павлов Татарстанның Питрәч районында туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. Ул Татарстанның монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары булып 2017 елдан эшли.


news_right_1
news_right_2
news_bot