news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарифлар буенча комитет Казанның автотранспорт предприятиеләре хатына җавап бирде

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында билгеләп үтүләренчә, алар гражданнарның ташламалардан файдаланучы категорияләре өчен тарифлар билгели алмый.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казан автотранспорт предприятиеләренең гражданнарның ташламалардан файдаланучы категорияләрен йөрткән өчен компенсацияне 18 сумнан 27 сумга кадәр арттыруны сорап язган мөрәҗәгатенә җавап бирде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында билгеләп үтүләренчә, алар гражданнарның ташламалардан файдаланучы категорияләре өчен тарифлар билгели алмый, чөнки бу аларның вәкаләтенә керми. Комитет рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Штром кул куйган хатта шул хакта сүз бара.

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе моңа кадәр ТР финанс министры Радик Гайзатуллинга гражданнарның ташламалардан файдаланучы категорияләрен йөрткән өчен компенсацияне арттыру яки гадәти гражданнар өчен тарифларны күтәрү үтенече белән ачык хат юллаган иде.

Гайзатуллин әлеге хатка, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты шундый карар кабул иткән очракта, аның ведомствосы компенсацияне арттыруны хуплаячак дип җавап бирде. Ул вакытта ТР Финанс министрлыгы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына хат юллады.

Хатта әйтелгәнчә, бюджет компенсацияләре мәсьәләсе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкаләтләренә карый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100