Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тарифлар буенча комитет Казанда транспортта юл бәясен 27 сумга җиткерергә тәкъдим итте
Электрон юл билеты белән түләгәндә тарифны 25 сум итеп билгеләү тәкъдим ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты җәмәгать транспортында йөрү бәясен 27 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Бу хакта комитетның килештерү комиссиясе утырышында транспорт һәм элемтә хезмәтләре тарифларын көйләү бүлеге җитәкчесе Раил Гайфуллин хәбәр итте.
“Татарстан дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителүче тарифның максималь күләме – 27 сум”, - диде ул.
Электрон юл билеты белән түләгәндә тарифны 25 сум итеп билгеләү күзаллана. Шулай ук 100 тапкыр йөрүгә исәпләнгән билет тәкъдим ителә. Ул вакытта бер тапкыр түләү бәясе 18 сум булачак.
Тәкъдимне шәһәр башкарма комитетында һәм Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хуплаганнар. Соңгы карарны комитет идарәсе утырышында кабул итәчәкләр.
Казан мэры Илсур Метшин Казан җәмәгать транспортында бәяләрне күтәрү котылгысыз булуын әйтте. “Без ташламалы пассажирларны барлык төр транспортта йөртәбез – алар 38 процент, ягъни бөтен сумма да тулыланмый. Шунлыктан без әлеге саннарга төзәтмә керетергә тиеш”, - диде Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз