news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарифлар буенча комитет коммуналь хезмәтләргә түләүдә чыгымнарны киметү юлларын аңлатты

Тарифлар буенча комитет коммуналь хезмәтләргә түләүдә чыгымнарны киметү юлларын аңлатты
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда 2024 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта. Уртача алганда ул – 10,8 процентка, шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә 15,7 процентка күтәрелә. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә чыгымнарны киметү юллары хакында сөйләде.

«Коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларын урнаштырырга, күрсәтмәләрне даими рәвештә алырга һәм аларның эшенең төзеклеген күзәтергә кирәк. Җылылык югалуны киметү өчен йортта капиталь ремонт үткәрелүе зарур. Югалтулар азрак булган саен, җылытуга чыгымнар шулкадәр азрак булачак. Капиталь ремонт һәр 25 ел саен узарга тиеш, әмма гамәлдә бу һәрвакытта да алай түгел. Шуңа күрә фатир хуҗаларына активрак булырга, милекчеләр җыелышын үткәрергә, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга кирәк», - дип белдерде ул.

Торак йортларда җылылык бирүдә һава торышын җайга салу үзәкләре ярдәм итә, әмма аларны дөрес көйләргә кирәк, белгечләр аларның эшен җайга салырга тиеш. Электр энергиясен янга калдыру өчен, энергияне нәтиҗәле файдалану җиһазларын һәм энергия саклый торган лампочкалар куллану зарур. Хуҗабикәләргә суны янга калдырырга савыт-саба юу машиналары булыша. Җәйге чорда иске батареяларны алмаштырырга һәм узган кышта килеп туган башка мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100