news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2024 елда торак-коммуналь хезмәткә бәя арту сәбәбен әйтте

2024 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкта тарифлар үсешенең төп сәбәпләре булып энергия ресурсларына бәяләр үсү, бюджеттан тыш секторда хезмәт хакы күләме арту, яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнары, шулай ук куллану бәяләре индексы арту тора. Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.

«План буенча 4,3 процент булган куллану бәяләре индексы фактта 13,9 процент тәшкил итте. Җитештерүчеләрнең бәя индексы план буенча 4,8 процент иде, чынлыкта 10 процент тәшкил итте. Бу чыгымнарның барысын да без киләсе чорга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алырга тиеш. Моннан тыш, республиканың көйләнә торган предприятиеләренең 70 проценты өчен 2024-2028 елларга озак сроклы яңа биш еллык чор башлана», — диде ул.

Газ һәм электр белән тәэмин итү өлкәләрендә барлык тариф карарлары федераль дәрәҗәдә кабул ителә, һәм алар республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен дә бер үк. Электр энергиясенә тариф ФАС җиткергән тарифның чик дәрәҗәсе кысаларында һәм электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында түбәнәйтүче коэффициентларны куллану турында төбәк карарын исәпкә алып билгеләнә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, дәүләт комитеты тарифны мөмкин кадәр азрак дәрәҗәдә фаразлый. Бер ставкалы тариф 2024 елның 1 июленнән кВт өчен 5,09 сум тәшкил итәчәк (НДС белән), үсеш — 41 тиен. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 52 тиенгә артачак һәм 1 кВт өчен сәгатенә 4,10 сум тәшкил итәчәк (НДС белән). Авыл торак пунктларында яшәүчеләр өчен 1 кВт сәгатенә бер ставкалы тариф 29 тиенгә артып, 3,57 сум тәшкил итәчәк (НДС белән).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100