news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәрәзәдән бала егылып төшкән Казан мәктәбендә психологик тренинглар үткәреләчәк

Кичә Казанның 98 нче мәктәбе тәрәзәсеннән бала егылып төште. Әлеге вакыйгадан соң мәктәптә балалар өчен психологик тренинглар үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 4 нче сыйныф укучысы мәктәпнең өченче катыннан егылып төшеп, зыян күрә. Имгәнгән һәм сыну җәрәхәтләре алган баланы авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып китәләр. Вакыйга урынына полиция килә һәм тикшерү эше башлый. Хәзер малайның хәле уртача авырлыкта, тотрыклы дип бәяләнә.

Казан Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, мәктәптә барлык параллель сыйныфларда психологлар катнашында тренинглар узачак. Малай укый торган сыйныфка аерым игътибар биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot