news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тара шәһәрендә Омск өлкәсе татар үзәге ачарга ниятлиләр

Сәүдәгәр Айтыкин йортында татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү эшләре оештыру планлаштырыла.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе быел мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү өчен 4 миллион сум чамасы Президент грантын отты.  Бу акчага Тарада Омск өлкәсе татар үзәге ачарга ниятлиләр. Бу хакта «Омск өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе» сайты хәбәр итә.

Шулай ук Үләнкүл авыл җирлеге территориясендә Бохара яки Себер татарлары утарын булдыру планлаштырыла. 

Милли-мәдәни автономия рәисе Радик Миңнеханов сөйләвенчә, беренче гильдия сәүдәгәре Нияз Айтыкинның XIX гасырда төзелгән утары борынгы Тара шәһәре өлкәсендә урнашкан. Автономия 450 квадрат метр мәйданлы бинада татар телен, фольклорын, мәдәниятен өйрәнү сыйныфлары оештырылачак өлкә татар үзәге ачарга тели.

«Бүген Омск өлкәсендә, асылда, өлкә татар үзәге юк. Без аны Тарада булдырырга телибез. Төбәк хөкүмәте безнең идеяне хуплар, аны тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Шулай ук татар мәдәниятен үстерү эшчәнлеге белән Бөтендөнья татар конгрессы кызыксынуына да өметләнәбез», – дип сөйләде Радик Миңнеханов.

Автономия кысаларында мәдәни мирасны өйрәнү буенча даими эш алып барыла. 2019 елның көзендә Тевриз һәм Усть-Ишем районнарына экспедиция оештыру планлаштырыла, анда борынгы татарларның җирләнгән урыннары урнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100