news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тара шәһәрендә сәнгатьле укучылар өчен Муса Җәлил исемендәге районара бәйге уза

Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Омск мөхтәсибәте) рәисе, имам-мөхтәсиб Радик Әхмәтов мактаулы кунак сыйфатында сәнгатьле укучылар өчен оештырылган «Батырлык гасырларда кала» дип аталган Муса Җәлил исемендәге XII Районара бәйгедә катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Тара шәһәренең Дуслык йорты һәм «Нур» Татар мәдәнияте үзәге оештыра. Конкурста Омск өлкәсе мәктәпләрендә укучылар катнаша.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйге балаларны татар шигърияте, милли мәдәният кыйммәтләре белән таныштыру, конкурста катнашучыларны иҗади процесска җәлеп итү, балалар һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм милли үзаң тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

«Әлеге бәйге ел саен уздырыла һәм шәһәрләр генә түгел, төбәктәге татар авылларыннан да күпсанлы балалар һәм яшүсмерләрне җәлеп итә. Анда башка милләт вәкилләре дә актив катнаша. Конкурс милләтара һәм конфессияара татулык, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү факторы буларак та мөһим роль уйный», - дип искәртте Радик хәзрәт Әхмәтов.

28 февральгә кадәр дәвам итәчәк бәйге программасы кысаларында балалар татар һәм рус телендә шигырьләр укый, яки жюрига видеоязмалар, рәсемнәр җибәрә. Конкурска 10 мартта нәтиҗә ясалачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot