Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсе Тара районында патриотик җыр фестивале җиңүчеләренең гала-концерты булды
Омск өлкәсе Тара районы «Төньяк» сәүдә-мәдәни күңел ачу үзәгендә «Һәр җырда Россия өчен горурлык!» патриотик җыр I район фестиваль-конкурсы җиңүчеләренең гала-концерты булды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда «Нур» халык вокаль ансамбле «Тара - туган як» җыры, ә Олеся Саттарова «Мин татар кызы» җыры белән чыгыш ясады.
Сайлап алу конкурсында «Дуслык йорты» татар мәдәни үзәге коллективлары – «Миләш» вокаль ансамбле, «Йолдызчыклар» һәм «Тара егетләре» балалар коллективлары катнашты һәм дипломант булды.
«Дипломантларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!» – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз