news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тара Дуслык йорты Омск өлкәсендә иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылган

Бәйгедә катнашырга теләк белдергән 23 мәдәният учреждениесенең эшчәнлеге бәяләнгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Узган атнада Омск өлкәсе Мәдәният министрлыгы Традицион милли (халык) мәдәният үзәкләре эшчәнлегенә йомгак ясаган. Нәтиҗәдә, Тара Дуслык йорты өлкәдәге иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашырга теләк белдергән 23 мәдәният учреждениесенең эшчәнлеге бәяләнгән. Үз заявкаларында авторлар 2020 елда үзәкләрнең эшчәнлеге турында аналитик белешмәләр һәм фотоматериаллар тәкъдим иткән.

Составында Омск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, мәдәният буенча иҗтимагый совет һәм өлкә Иҗтимагый палатасы вәкилләре булган конкурс комиссиясе учреждениеләрнең матди-техник базасы дәрәҗәсен – музыкаль җиһазлар, оргтехника, милли костюмнар булуын бәяләгән; фольклор-этнографик экспедицияләрнең ни дәрәҗәдә комплекслы үткәрелүенә һәм җыелган материалның билгеле бер системага салынуына, шулай ук чараларның традицион халык мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелүенә анализ ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot