news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танзаниядә пассажир самолеты Виктория күленә төшкән — әлегә 43 кешенең 26сын коткарганнар

Танзаниянең төньягында Букоба аэропортына төшәргә әзерләнгән пассажир самолеты Виктория күленә төшкән. Бу хакта ТАСС яза.

ATR 42-500 турбовинтлы очкычта 43 кеше булган. Самолет илнең иң зур шәхси авиакомпаниясенеке санала. Бу турыда җирле яңалыклар порталы Tanzania business Insight хәбәр итте. Һәлакәт урынында коткару катерлары эшли, 26 пассажирны коткарганнар.

Россиянең Танзаниядәге илчелеге әлегә бортта россиялеләрнең булу яки булмавын хәбәр итмәде.

Җирле полиция җитәкчесе Уильям Мвампагале сөйләгәнчә, самолет күлгә 100 метр биеклектә очканда төшә башлаган.

«Начар һава торышы аркасында проблемалар чыккан. Хәзер барысы да контрольдә», – дигән ул.

Социаль челтәрләрдә һәлакәтнең фотосурәтләре чыкты. Аларда күренгәнчә, очкыч тулысынча су астына китмәгән һәм фузеляжның бер өлеше су өстендә күтәрелеп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100