Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танышын телефон аша мыскыл иткән әлмәтле җаваплылыкка тартылган
2019 елның 14 гыйнварында шәһәр прокуратурасы тарафыннан әлеге сатучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
(Әлмәт, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2018 елның декабрендә шәһәр прокуратурасына әлмәтледән танышы тарафыннан аны мыскыл итү һәм намусын пычрату факты буенча гариза бирелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тикшерүдән күренгәнчә, 2018 елның 16 декабрендә 17.30-18.00 сәгать аралыгында азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләгән гаепләнүче үзенең эш урынында булган вакытта танышына аны мыскыллау һәм түбәнсетү сүзләре белән смс-хәбәр язып җибәрә.
2019 елның 14 гыйнварында шәһәр прокуратурасы тарафыннан әлеге сатучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз