Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танышлары исеменә телефонга кредит рәсмиләштергән, әмма аны түләмәгән ир-ат тоткарланган
Хәбәрсез югалган кеше буларак эзләүгә бирелгән ир 20ләп җинаять кылуда шикләнелә.
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның “Авиатөзелеш” полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча оператив хезмәткәрләренең эзләү чаралары барышында мошенниклык белән бәйле берничә җинаять кылуына шикләре 24 яшьлек Казан егетенә төшә. Ир-атны тоткарлаганнар, аны 20ләп җинаятьтә гаепле дип танырга мөмкиннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хәбәр итә.
Җинаятьләрнең күпчелеге бер-берсенә охшаш: шикләнелүче кәрәзле телефоннарга танышлары исеменә рәсмиләштерелгән кредитларны түләмәгән. Зыян күрүчеләр сүзләренчә, тоткарланган ир акчалата бүләк өчен кыйбатлы смартфоннарга кредит рәсмиләштерүне сорый, шул ук вакытта кредит буенча бөтен бурычны үз өстенә ала. Әмма вакыт узуга кредит алучылар банкка бурычның түләнеп бармавын белә.
Полиция хезмәткәрләре мондый җинаятьләргә анализ ясаган һәм аларның күпчелегендә шул бер үк кешенең кулы уйнаганын ачыклый. Хәбәрсез югалган кеше буларак эзләүгә бирелгән егетне 17 гыйнварда кулга алалар. Сораштыру барышында ул гаебен тулысынча таныган һәм тагын шундый ук берничә җинаять кылганы турында сөйләгән. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шушы мәгълүматны тикшерә һәм зыян күрүчеләрне ачыклый.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе (мошенниклык) буенча җинаять эшләрен тикшерү дәвам итә. Суд карары белән шикләнелүчегә өй аресты салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз