news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таныш булмаган берәү Казанда 80 яшен түгәрәкләп килгән әбинең 270 мең сумга “бозымын алган”

Лениногорскидагы әби исә акчалы төргәкне балконнан ташлаган

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Узган атнада 6 татарстанлыны телефон мошенниклары төп башынга утырткан. Мисалга, 50-69 яшьлек хатыннар кырыгалдарлар хмисабына терминал аша акчасын күчергән, Лениногорскида 81 яшьлек әби акчалы төргәкне балконнан ташлаган. Шул рәвешле, мошенникларның кесәсе 110 мең сумга җылынган. Моңа өстәп, Казанның Яңа Савин районында 80 яшен түгәрәкләп килгән әбине (ул 1933 нче елгы) таныш булмаган ир 270 мең сумга “бозымын алган”...

ТР буенча ЭЭМ шул хакта хәбәр итеп, янә кисәтә: мошенниклар тозагына капмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматны башта баш эшләтеп тикшерергә, алар теге яки бу туганыгыз, якынгызга ярдәм кирәк дип әйтә икән, димәк, якыннарыгыз белән үзегезгә элемтәгә керергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot