news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танырга кирәк: татарның мәгълүмат яссылыгы шактый тарайды

Республикабызның мәгариф системасын реформалаштыру концепциясендә милли мәгариф мәсьәләсе бөтенләй каралмый, диде чыгышында БТК БК рәисе Ринат Закиров

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга бурычлар билгеләү буенча бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырылган киңәйтелгән утырышта Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров төп доклад белән чыкты.

 

Бюрократия комачауламаган төбәкләрдә бизнес-эшмәкәрлек, милли эшләр күпкә уңышлырак бара. Билгеле, милләттәшләребез бай, көчле, мөстәкыйль булса, бу бөтен халкыбызга файдалы. Әлеге очракта безнең милли мәсьәләләрне хәл иткәндә кемнәрдәндер соранып, теләнеп түгел, ә мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлекләребез киңәя, дип искәртте ул чыгышында. Ләкин кайбер мәсьәләләрдә акча белән хәл итеп булмый торган проблемалар бар.

Бөтендөнья татар конгрессының III съездыннан соң аның делегатлары Казан
Кремленда Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Россия илбашы татар вәкилләре гозерләрен уңай кабул итте сыман, зур вәгъдәләр бирде, һәм федераль хөкүмәткә күрсәтмәләр дә төшерде. Ә инде татар телен мәктәпләрдә укытуны тыюны “полная дурь” дип атады. Әйтергә кирәк, без бу очрашудан канатланып, дәртләнеп чыктык. Шушы вакыйгадан соң җиде елдан артык вакыт узды, әмма безнең якты өметләребез акланмады. Ул гына да түгел, биргән вәгъдәләрне санга сукмыйча, нәкъ кире гамәлләр башкарылды, дип белдерде Р.Закиров.

 

“Реформа” дип аталган күсәкнең иң авыр башы безнең мәгариф системабызга төште. Инде бүген РФ Дәүләт Думасы кабул иткән кануннар нигезендә милли мәктәп дигән нәрсә бөтенләй юкка чыгарылды, укыту стандартларыннан туган тел дәресләре алып ташланылды. Татар җәмәгатьчелеге мәгариф турындагы законнан милли төбәк компонентын алып ташлауга зур борчылуын белдерә.

 

РФ Дәүләт Думасында парламент тыңлаулары үткәрелде. Республика парламенты Думаның мәгариф комитеты каршында шушы борчулы мәсьәләне хәл итү буенча аерым төркем оештыруга иреште. Мәскәүдә Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр дәвам итә. Россиянең яңа мәгариф стандартлары эшләнеп бетте, ул расланды. Анда татар милләтенең теләкләре өлешчә исәпкә алынды сыман. Моны күпмедер дәрәҗәдә максатка ирешү дип бәяләсәк тә, тынычланырга, туктап калырга әле иртәрәк. Җитмәсә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да безне әледән-әле көтелмәгән гамәлләре белән гаҗәпләндереп тора. Республикабызның мәгариф системасын реформалаштыру концепциясендә (Стратегия “Киләчәк” – “Будущее”) милли мәгариф мәсьәләсе бөтенләй каралмый. Аның бүгенге хәленә анализ да бирелми, җитди проблемалардан чыгу юллары да күрсәтелми. Нигездә, бу документ милли мәгарифне тулаем инкарь итә. Татар дөньясының милли мәркәзе булган Татарстаныбызда шундый хәлләр булгач, Россиянең башка төбәкләреннән нәрсә көтәргә кала? Кыскасы, мондый вазгыятьтә барыбызга да – аерым шәхесләргә, оешмаларга, хакимиятләр, депутатларга бергәләп максатчан эшләргә, хокукларыбызны якларга өйрәнергә кирәк. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә милли компонент турында, гадәттә, кайберәүләр Казанга килгәч кенә искә төшерергә тотыналар. Ә урыннарда, үкенечкә, күпчелек оешмалар бу мәсьәләне чишүне Татарстаннан гына көтеп яталар.Ә бит монда татар оешмалары беренчеләрдән булып, ут чыгарып йөрергә тиеш. Инде күпме сөйләнеп тә, бүгенгә хәтле татарлар күпләп яшәгән Пермь, Оренбург, Пенза, Төмән, Екатеринбург, Омск һәм башка зур шәһәрләрдә татар мәктәбен ачу буенча тиешле эшләр һаман башкарылмады, дип тәнкыйть сүзләре җиткердә Р.Закиров.

Мәскәүдә Әсәдуллаев йорты татарларга тапшырылды, әмма ул эш тә ярым-йорты гына булып чыкты.
Татарстан аны үз карамагына алмакчы иде, әмма ул Кремль администрациясе буйсынуында калды. Шул сәбәпле, аренданы озайталармы-юкмы дигән сорау татар җәмәгатьчелеген киеренкелектә тота, дип борчулы мәсьәләләрне барлады рәис.

 

Россия Президентының тагын бер күрсәтмәсе - татар телендә федераль каналларда тапшырулар оештыру турында бүген сүз йөртеп тә булмый. “Татарстан - Яңа гасыр” каналын иярчен аша карарга мөмкин, әмма моның чыгымнарын бөтен кеше күтәрә алмый. Шул ук вакытта илдәге мәгълүмат чараларын кысу шаукымы без татарга да нык бәрде. Танырга кирәк: татарның мәгълүмат яссылыгы шактый тарайды, дип билгеләп үтте БТК БК җитәкчесе.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100