news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Танылган журналист Владимир Жигульский вафат

Чаллыда 72 яшендә танылган журналист, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Владимир Жигульский вафат булды. Бу хакта автокаланың җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегендә хәбәр иттеләр.

Жигульский журналистлык карьерасын «Рабочий КамАЗ» (хәзер — «Вести КАМАЗ») газетасында башлый, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 

Аннары ун ел дәвамында «Республика Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. Ул «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнгән.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100