Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган журналист Радик Сабиров истәлегенә багышланган «Язмыш» китабы сатуга чыкты
Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә танылган журналист Радик Сабиров истәлегенә багышланган «Язмыш» китабы сатуга чыкты. Исән чагында Радик Сабиров әлеге китапны яза башлаган булган, бүген исә «Шәһри Казан» редакциясе журналистлары аны тәмамлауга ирешкән. Бу хакта «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков белдерде.
«Эш бик кызу алып барылды, әмма автор текстларына карата сакчыл карадык», - диде «Шәһри Казан» журналисты Рәсимә Галиева.
Рәсимә авторның күп кенә язмаларында гомернең тиз узуы һәм тормыш-яшәешнең кыйммәте хакындагы уйланулары барлыгын билгеләп үтте. Нәкъ менә шуңа күрә китапта һәр мәкалә алдыннан укучыга материалны ачыграк аңлау өчен цитаталар китерелә.
Җыентыкның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:
- Радик Сабировның иҗат юлы турында материаллар;
- Дусларының, хезмәттәшләренең һәм якыннарының җылы хатирәләре;
- Авторның әһәмиятле публицистик эшләре.
Радик Сабировның намуслы, тирән эчтәлекле һәм үткен фикерле текстлары һәрвакыт аның визит карточкасы булды.
Китапны нәшриятның Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2; Бауман урамы, 19 адреслары буенча урнашкан кибетләреннән алырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз