news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган журналист Эдуард Хәйруллин вафат булган

Танылган журналист Эдуард Хәйруллин вафат булган
"Татар-информ" архивы

Казанда танылган журналист, Татарстан җитәкчесенең элеккеге матбугат сәркатибе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин бүген 54 яшендә вафат булган. Әлеге мәгълүматны «Татар-информ»га Хәйруллин эшләгән оешмада расладылар.

«Эдуард Фәритович иртән кәефе булмауга зарланды, өйдә эшләргә сорады. Соңрак аның вафат булуы билгеле булды», – диделәр ведомствода.

Мәрхүм белән хушлашу һәм җирләү вакытын соңрак хәбәр ителәчәк.

Эдуард Хәйруллин 1969 елның 28 гыйнварында Казанда туа. 1993 елда Казан дәүләт университетын «Социолог, иҗтимагый-сәяси дисциплиналар укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый. 1987-89 елларда армиядә хезмәт итә. 1991 елдан «Зилант» акционерлык иминият компаниясе вәкиле булып эшли.

1993-1995 елларда «Эфир» телекомпаниясенең корреспонденты һәм яңалыклар программасы алып баручысы булып эшли, аннары, 1996-2006 елларда – корреспондент, «Общественное Российское телевидение» ачык акционерлык җәмгыятенең Яңалыклар программалары дирекциясенең төбәк корреспондентлар челтәренең корпункты мөдире була.

2006 елда «Медиа-Профи» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең креатив директоры, аннары Россия Президенты һәм Россия Хөкүмәте карамагындагы Амур өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе урынбасары була. 2010-2015 елларда –Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары, 2015 елдан – матбугат хезмәте җитәкчесе.

2019 елның 30 декабреннән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100