Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган журналист Рәшит Зәкиевне Илдар Халиков котлады
“Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезгә күпьеллык намуслы хезмәтегез, югары профессионализм, мактауга лаек һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм”, - диелә котлауда
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Чаян” (“Скорпион”) журналының 35 елдан артык баш мөхәррире булып эшләгән Рәшит Кәрип улы Зәкиев сентябрь ахырында юбилеен билгеләп үтте. Әле дә егетләрчә йөгереп һәм җиң сызганып эшләп йөргән Рәшит әфәндегә аз да түгел, күп тә түгел 75 яшь тулды.
Юбилей уңаеннан Рәшит әфәндегә бик күп котлаулар килде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков та котлады. “Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезгә күпьеллык намуслы хезмәтегез, югары профессионализм, мактауга лаек һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.
Иҗат итү дәверендә сез үзегезне иҗат коллективының эшен көйле итеп алып баручы оста җитәкче итеп таныттыгыз. Сезнең тырышлыгыгыз белән, “Чаян” журналы Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә популяр.
Эш сөючәнлегегез, профессионализм һәм күп эшләрнең башында торуыгыз белән, сез коллегаларыгыз арасында абруй һәм хөрмәт казандыгыз.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык телим”, - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз