news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган журналист, продюсер Илфак Шиһапов туган авылында җирләнәчәк

Илфак Шиһапов тумышы белән Лениногорск районы Иске Иштирәк авылыннан.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһапов туган ягы Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнәчәк, дип хәбәр итә районның "Заман сулышы" газетасы, авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитовның сүзләренә сылтама белән. 

"Иртәгә, 31 май көнне кич белән Иске Иштирәккә туган йортына алып кайтачаклар, 1 июньдә җирләячәкләр", - дип яза газета. 

news_right_1
news_right_2
news_bot